270 Posts
2K Followers
469 Following

Recent Stories

Archived Stories

2177948375168029704_2225238045 instagram

📌Булма матур, бул бэхетле! 📌Заман очен бу мэкаль. 📌Дорес килэ шулхэтле. . 📌 Керфеклэрен юк икэн. 📌 Ясатуы тиз икэн. 📌Кашларны кыйгач иту. 📌Иреннэрне куперту. 📌Кэкре тешне турайту. 📌Кысык кузне зурайту. 📌Бит тиресен шомарту. 📌Борынны нэфислэту, 📌Чэчкэ толым остэту. 📌Хэзер бик жинел икэн. 📌Аптырашта егетлэр 📌Урам тулы чибэрлэр 📌Кайсы чын, кайсы ялган, 📌Бит белеп булмый алдан. 📌Куе керфекле кэлэш. 📌Экрен-экрен коелып . 📌 Бер айдан калса пелэш. 📌Кашлары да узгэрсэ. 📌Битлэре тоссезлэнсэ. 📌Чэчлэре сирэклэнсэ. 📌Чибэр дигэн кэлэше. 📌Баба-Ягага эйлэнсэ ! 📌Куркыта шул жэмэгать. 📌Борынгылар кинэше- 📌Мунча юынып чыкканда 📌Сайлагыз сез кэлэшне! 🤣

1 days ago 5
2176800616579617556_2225238045 instagram

📌Сарымсакнын файдаларын сойлэп тэ тормыйм. Миннэн дэ кубрэк белэсез дип уйлыйм. 📌Мин уземнен бала чагымда булган бер хэл турында гына сойлэргэ булдым. Жиденче ,сигезенче классларда укыган чагым. Энем миннэн дурт яшькэ кечерэк. Бик дус устек без анын белэн. Миннэн 2 яшькэ олы абыем да бар. Эмма энем бн гел бергэ идек. Бергэ ой эшлэрен эшлибез, шуклыкларыбыз да гел бергэ. Шуна курэ мин аны эниемнэн артыграк контрольдэ тота идем. Берзаман энемнен битенэ вак кына сояллэр чыкты. Бераздан ботен бите вак сояллэр бн тулды. Жэй коне, эти-энинен соял тикшереп торырга вакыты юк, печэн, утын эзерлисе, икэулэп коне буе кибеттэ эшлилэр ( сатучылар) . Энем очен минем эч поша. Энидэн рохсэт алып 15 чакрымнар ераклыктагы Иске Карамалы больницасына киттек энем бн. Бу 1978 яки 1979 еллар булырга тиеш. Анда Эскэр Зэкиевич исемле бер врач бар иде. Чын табиб иде ул. Шуна килдек без. Коры гына, нэрсэ булды, дип сорады. Битенэ игътибар бн карады да. сарымсакны урталай ярып, сулы ягы бн битенэ ышкыгыз кон саен , диде. Бернинди дару, мазь кулланырга димэде. Без аптырап кайтып киттек. Эмма кайту бн кон саен ул кушканны эшлэдек. Купме вакыт уткэндер, истэ дэ калмаган, энемнен бите чип-чиста булып калды. Сарымсакны кулга алган саен шул вакыйга искэ тошэ. Сэламэт яшэгез, бэхетле булыгыз, дуслар!🌹🌹🌹

3 days ago 13
2175706691621182000_2225238045 instagram

Мисырдан кайтканга 2 атна булды. Эш муеннан. Оныкларны Казанга , ойлэренэ озаттык. Хэзрэт уз эшенэ чумган, минем уземнеке , Аллага шокер. Тем не менее, дилэр бит урысча, чормага тарта кунел. Жэйдэн куп итеп жыеп куйган тубылгы (таволга, лабазник) бар иде. Шуны бортеклэп пакетларга тутырып куярга кирэк. 100 торле авыруга дэва булган шушы тубылгыны бик чиста жирдэн генэ жыеп киптердек. Берэр эгъзада нинди дэ булса ялкынсыну булса, тубылгы ботенесенэ дэва. Боер, сидек юлларында булган сырхаулардан кулланыла. Бронхит, сулыш юлы ялкынсынуларын дэвалый. Бигрэк тэ депрессиядэн, хэлсезлектэн кулланырга кинэш ителэ. Шул ук вакытта артык кызып китэ торган кешелэргэ тынычландыру чарасы буларак эчэргэ кушыла . Температураны тошерэ, сояклэр сызлаганнан файдасы бар, чонки составында салицилат бар. Иммунитетны кутэрэ. Жэй коне Болгарда улэн чэе сатучылар янына Украинадан килгэн 2 турист туктап, сорашкалап торганны курдем. Бутэн бер улэн бн кызыксынмадылар, бары тик лабазник, тубылгы гына сорап, эзлэп йорделэр. Без эле жыймаган идек. Жыйсак, алып килеп биргэн булыр идем. Гажэеп файдалы усемлек. Составында бик куп файдалы матдэлэре булганга лабазник дип атаганнар. Лабазник тулы бер аптеканы алмаштыра. Панацея от всех болезней. Сэламэт яшэгез, бэхетле булыгыз, дуслар! 🌹🌹🌹

4 days ago 18
2171252667652171580_2225238045 instagram

Кук йозен алсу-шэмэхэ тоскэ манып, кояш батты. Козге, озын тонне яктыртмак булып, куктэ ай калыкты. Ай янына тезелеп, йолдызлар да тулды. Тынып калды тирэ-юнь, урман да карангыга чумды.

10 days ago 7
2170991697663990454_2225238045 instagram

📌Андыз тамыры. 📌Куллану: 1 аш кашыгы туралган, киптергэн андыз тамырын 1 стакан кайнап торган суга салалар, остен каплап, водяной баняда ярты сэгать кайнатканнан сон 10 минут осте капланган килеш суыталар, созэлэр, янэдэн 1 стаканга житкергэнче су остэп, конгэ 2-3 тапкыр ашарга 1 сэгать кала ярты стакан эчэлэр. 📌Аппетитны ача, матдэлэр алмашын яхшырта, паразитларны бетерэ. Кан басымы кутэрелгэннэн, геморройдан, туберкулез, бавыр авыруларыннан, ашказаны-эчэк авыруларыннан, жэрэхэттэн, радикулиттан, нерв авыруларыннан файдасы бар. 📌Сэламэт яшэгез, бэхетле булыгыз, дуслар!🌹🌹🌹

11 days ago 8
2170342624832274484_2225238045 instagram

📌Оныклар кайткач, мин узем дэ яшэреп китэм. Йогереп кенэ йори башлыйм.📌Жэй коне бакчада пылау пешерергэ дип оныклар бн вак утыннар эзерлэдек. Мин балта бн ваклап торам, болар оялэр. Кэрим мина карап торды да, дэу эни, экиятлэрдэ эбилэр оекбаш бэйли, варенье кайната дип, безне алдалап ятканнар, ди, Эбилэр балта белэн утын да кисэ икэн бит, ди. Дэу эни яраткан оныклары очен ботен нэрсэне эшли, улым, дим. Менэ очпочмак , калган камырдан бэрэнге пэрэмэче алар очен.

12 days ago 12
2169600163945319561_2225238045 instagram

🌹🌹🌹И, баламнын баласы! Балдан татлы барчасы! 📌hэркайсынын уз урыны бар йорэгемдэ. Тугызау алар. 📌Кызыбызны кияугэ биргэндэ елап озаткач, улым эйтеп куйган иде: эни, кайгырма, без аннары артып-артып кайтырбыз, дип. Чынлап та шулай! Шокер Раббыма. 📌Кичэ бер таза тормышлы таныш хатын шалтыратты, улэм инде депрессиядэн дип. Ач хэлен тук белми, ди. Бала-чага бн кайнаган кешенен андый мондый уйлар очен вакыты да калмый. Ашатырга, киендерергэ, юарга, жыярга ,балаларнын hэр соравына жавап бирергэ кирэк. Кич алар тосле ук арып- талып авасын. 📌Нэрсэ дип эйтергэ дэ белмэдем хэтта ул хатынга. 📌Аллах Тэгалэ hэркемгэ жан тынычлыгы бирсен. 🌹🌹🌹

13 days ago 15
2168140856733193579_2225238045 instagram

📌Хэерле кон,дусларым! Суыклар башлангач куп кеше авыруларга бирешэ башлый. Эллэ куркудан, эллэ яшеренеп яткан инфекциялэр жай чыгуны котеп кенэ торалар. Авыручылар кубэя суыткач. Менэ без 35 градус жылыдан минуска кайтып тоштек. Каршы алганда улыбыз безнен очен борчылды, авырый гына курмэгез, дип. Элекке чак булса, мин гайморит бн егылып яткан булыр идем. Балалар устергэндэ гайморит, синуситтан ин кочле антибиотиклар эчеп, борынга проколлар ясатып, баш авыртулар бн бик нык интектем. Узем кулланып, файдасы чынлап та булганга курэ язам УСАК КАЙРЫСЫ турында. Мисырга да тоелгэн усак кайрысы алып барган идем. Авырмасам да, кон саен иртэн тору бн ярты бал кашыгы шул порошокны эчеп куя идем. Гомумэн, гайморитны усак кайрысы бн 2 ай дигэндэ тулысынча дэвалап була. Хэтта тирэндэ яткан инфекциялэрне дэ утерэ. Иммунитетны кутэрэ. Кичэ Казаннан оныклар кайтты. Аларга иртук, ач карынга усак кайрысын эчертэм. Тынлыйлар, беркемнен дэ авырып ятасы килми. Кинэш шул: сэламэт яшисегез килсэ, усак кайрысын кулланыгыз. Без аны кыш бетеп килгэндэ, эзрэк кояш жылыта башлагач эзерлэп куйган идек, порошок итеп тарттырып. Кемнэр жыя алмаган, hич югы хэзер жыеп, дозасын арттырыбрак куллана аласыз. Кыш беткэндэрэк, килэсе елда, ин шэ аллах, эзерлэргэ тырышыгыз. КОРУ ОСИНЫ можно применять при заболеваниях, как: * лихорадка; * повреждения кожи (язвы, ожоги, раны); * болезненные менструации; * кожные заболевания (лишай, экзема, угри, псориаз, пр.); * зубная, головная боль; * простуда, грипп; * туберкулез легких; * бронхит; * пневмония; * патологии суставов (артрит, ревматизм); * геморрой; * желчекаменная болезнь; * заражение гельминтами (включая описторхоз); * болезни мочеполовой системы (недержание, цистит, уретрит, простатит, аденома простаты, пр.); * почечные недуги; * заболевания органов пищеварения (панкреатит, гастрит, колит, дизентерия, диарея, диспепсия, пр.); * сахарный диабет. Будьте здоровы. Сэламэт яшэгез, бэхетле булыгыз, дуслар! 🌹🌹🌹

15 days ago 20
2167570816576150466_2225238045 instagram

📌Без ойдэ юкта чогендерлэр таралып ускэннэр. Жир тунганчы жыеп алырга олгердем, Аллага шокер. Бу чогендерлэрне 5 яшьлек оныгым Ясминэ бн Рамазан аенда чэчтек. -Дэу эни, мин чогендер яратам, дип кон саен су сипте ул. Берконне, гадэттэгечэ, кызым, су сип инде чогендерлэренэ дисэм, юк, дэу эни, буген минем выходной, дип мине хайран калдырды. Менэ чын хатын- кыз! 👏👏💋бернигэ карамый узенэ «выходной» ясый белергэ тиеш дип, уйлап куйдым шунда. Ясминэ чогендерлэре бу! ⠀ ⠀ 📌Чогендер бик файдалы ризык. Кан тамырларын ныгыта, гемоглабинны кутэрэ, холестеринны киметэ, хэтта онкологиядэн файдасы бар. Кайберэулэр чи килеш суын сыгып эчэ. Мин пешерэм, чонки пешкэндэ файдалы узлеклэре кимеми диярлек. Пешкэн хэлдэ ашказаны очен жинелрэк. Майонезлар салмыйм. ⠀ ⠀ 📌 Употребление свеклы повышает уровень гемоглобина, помогает стимулировать мозговую деятельность, очищает сосуды от избыточного холестерина, укрепляет стенки капилляров и положительно влияет на состояние стенок сосудов. ⠀ ⠀ 📌Сэламэт яшэгез, бэхетле булыгыз, дуслар! 🌹🌹🌹⠀

15 days ago 14
2166038822956355809_2225238045 instagram

Туган ил ямьле, сулары тэмле, Сызылып аткан таннары ямьле! Элхэмдулиллэх, исэн-сау илгэ кайттык. Аэрофлот компаниясе селкетми дэ, Каhирэдэн Мэскэугэ хэтле житкерде. Хэтта хэзер аэрофлоттан билет алганда хэлэл ризык заказ итэргэ момкин икэн. Элек самолетларда кеше ашаганда без карап бара идек. Татарстан Диния Нэзаратенен Хэлэл Комитеты сертификаты бн бик сыйфатлы, тэмле ризык китерделэр. Кайнар карабодай боткасы янына туралган тавык тушкэсе куелган иде. Хэлэл эмблемасы куелган картон тартмада оч капта аерым-аерым тозлы кызыл балык, яшелчэлэрдэн рататуй, катлы лимон бэлеше кисэге. Куршедэге ир кешегэ стандарт ашамлык китерделэр. Безнекенэ кызыгып карап та куйды. Бу нинди гарэб шейхлары, боларга элит ашамлык китергэннэр эконом класста дип, аптырап калды бугай. Афэрин! Хэлэл Комитеты, Камил хэзрэт, Ирек хэзрэт, чын кунелдэн рэхмэт! Аэрофлот самолёты чиста, ботен жирдэ похтэлек, хезмэт курсэтучелэр ягымлы булды. Мэскэудэн Казаныбызга да бик жайлы кайтып тоштек. Балалар бн курешеп, киленебез пешергэн тэмле ашлар бн сыйланып киттек. Алла рэхмэте, бер тэулек тэ утмэде, Мисырдан Болгарга кайтып життек. Дуслар, сез безгэ догалар кылып торгангадыр, дип уйладым , юлыбыз бик жайлы hэм жинел булды. Туган ил кадерен белу очен озагракка читкэ китеп торырга кирэк икэн. Туган илемнен чын патриоты булып кайттым Мисырдан. Исэн сау, бэхетле булыйк, дусларым! Рэхмэт барыгызга да! 🌹🌹🌹

18 days ago 17
2163786876208845584_2225238045 instagram

Мосафир язмалары. Хушлашу. «Жидегэн чишмэ»дэге без китэбез инде, сез каласыз, дигэн юллар ирексездэн телгэ килэ. Аллах Раббыма чиксез шокерлэрем!!! Донья йозендэ ин борынгы, бай тарихлы , ислам гыйлеме ин кин таралган Мисыр жирлэрен курдек. Кискен каршылыклы фикерлэр уята торган ил булып кунелемдэ калырсын, син, Мисыр! Бер яктан, фидакяр галимнэре белэн чишмэ тосле ургылып торган ислам гыйлеме, берьюлы 400 000 шэкерткэ гыйлем бирэ торган данлыклы ислам университетлары, мэркэзлэре, адым саен эшлэп торган мэчетлэрдэ намаз укучылары, ачык йозле, гади, ярдэмчел халкы ,менлэгэн, мэhабэт, борынгы мэчетлэре тан калдырса, икенче яктан, исламда булып, чисталыкка, похтэлеккэ ирешэ алмаган, шактые фэкыйрьлектэ яшэуче, шулхэтле бай, тарихи мирасны саклау, чиста тоту очен ислэре дэ китми яшэуче халыкка карап шаккаттым. Урта дингез, Кызыл дингезнен гузэл яр буйлары, Нил буенын ундырышлы жирлэре аркасында голбакча кебек чэчэк атарга, ислам эхлагы белэн тагын да баетылып, бэрэкэт ташып торырга тиеш булган бу ил очен , анын халкы очен уфтану бн китеп барам. Бары тик дога гына кыла алам. Я , Рабби, бу илгэ бэрэкэт бир, бу халыкны узен риза булырлык итеп, иллэрен, шэhэрлэрен чиста тотып , моселман булмаган башка халыклар очен дэ гузэл бер урнэк булырлык итеп яшэу дэрэжэсенэ кутэр. Я, Рабби! Хэерле бэрэкэтлэренне уз илемэ, уз халкыма, Я, Рабби, арттырганнан-арттыра барып, бездэн сон калачак буыннарыбыз ислам диненен сокланырлык мисалы булырлык итеп яшэргэ насиб ит. hэм дэ рэхмэтенне курэ белеп, безне, килэсе буыннарыбызны кыямэткэ хэтле ислам динендэ итеп, узен курсэткэн юллар бн шокер итучелэрдэн кыл. Ассалямуалейкум, вэ рахмэтуллаhи вэ бэракэтуhу!

21 days ago 10
2162608019924742250_2225238045 instagram

Буген 25 октябрь. Мисырга килгэнебезгэ 56 нчы кон. Янгыр яуганнан сон, Каhирэдэ дэ, ниhаять, суытты. 26 градус жылы. Безнен яктагы уртача жэй кебек. Мондагы халык очен суык санала. Кешелэр жылы флис костюмнар, жылы камзуллар, кайберлэре хэтта курткалар кия башлады. Без эле дэ тирлэп - пешеп йорибез. Китэребезгэ санаулы коннэр калды. Буген жомга укырга танылган Эзhар мэчетенэ бардык. Халык шулхэтле куп иде. Ирлэр генэ ярты сэгать буе чыкты. Алар чыгып бетми без чыга алмадык. Аннары женаза бар иде. Жомгага жыелган халык женаза намазында катнашты. Шуна да бэлки халык бик куп булгандыр. Гадэттэ бу хэтле ук булмый иде.Килэсе жомга, ин шэ аллах, узебездэ булыр. Бу матур мэчеткэ хушлашу очен диярлек килдек.

22 days ago 5
2161582060251570929_2225238045 instagram

Мосафир язмалары, дэвамы. башы алдагы язмаларда. Витаминнарны аерым куйдым. Бэлки кемгэ булса да барырга туры килер. Фотода балык мае. Омега 3. Мисырда эшлэнгэч, капсуладагы желатины хэлэл. Роял дигэн женьшень тамырыннан, маточное молочкодан ясалган витамин организм хэлсезлэнгэндэ бик файдалы диделэр. Японнар Фукусима фажигасыннан сон халыкны маточное молочко бн савыктыру юлын сайлаганнар. Апифортил дигэне женьшеньсыз маточное молочкодан ясалган витамин. Балалар очен дэ ярый. Сэламэт яшэгез, бэхетле булыгыз, дуслар! 🌹🌹🌹Безгэ догада торыгыз. Ойгэ кайтасы килэ. ✈️ ✈️ ✈️

24 days ago 36
2161576282748729213_2225238045 instagram

Мосафир язмалары. Мисырга килгэнебезгэ 55 нче кон. Китэргэ коннэр саныйбыз. Эз мэз кучтэнэчлэр жыябыз. Монда Рукси дигэн мэхэллэ бар. Анда куп торле цивильный кибетлэр бар. Карап йорерлек 100 еллык матур биналар куп. Мэhабэт мэчетлэр бар. Без хэзрэт бн чупрэк-чапрак жыючы тугел. Сувенирларга да хэзер беркемнен исе китми. Хэзрэт кучтэнэчкэ ашамлыклар алу ягында. Ул да хаклы. Минем кубрэк биредэ эшлэнгэн мазьлар, кремнар алып кайтасы килэ. Монда бал кортлары ясый торган маточное молочкодан hэм женьшень тамырыннан бик яхшы витаминнар ясыйлар икэн. Сыйфаты гарантияле 💯 . Мисырда дару ясауда хэрэмлэшу, подделка юк икэн. Закон бик каты. Капсулалы балык мае шулай ук яхшы вариант. Шулай итеп, женьшеньлы Роял дигэн , маточное молочкодан ясалган апифортил дигэн витаминнарны алып кайтырга дип уйладык. Аптекалар адым саен диярлек. Эмма без шул Руксидагы бер аптекага иялэштек. Чонки анда карта бн дэ тулэргэ була. . Кубрэк аласы булса, алдан заказ бирэбез дэ, барып килэбез. Болгарда яшэуче укытучы гарэблэр дэ узлэренэ кирэк даруларны заказ иттелэр. Бу аптекада эшлэуче бер кызнын эбисе торек. Ул безнен белэн торекчэ сойлэшергэ тырыша. Заказларны жыярга шул Рукси ягына бардык. 🌈⚡️☁️Без килгэннэн бирле беренче тапкыр янгыр яуды. Бала- чага барысы тэрэзэлэргэ, балконнарга капланды. , я , Рабби зэл, дилэр, шатланалар. Кук кукрэу бн бэлэкэй генэ балалар Аллаху экбэр, Лэ илэхе иллэ Аллах, дип куялар. Кызык карап торырга. Эле тоне буе да койды. Хэзрэт иртэн укырга барганда машина юлы су бн тулып, тротуарга хэтле менгэн , юлда зур бокелэр ( пробкалар) булган.

24 days ago 2
2159479138430512221_2225238045 instagram

Президент сарае урнашкан Мунтаза бакчасы.

27 days ago 5
2159472867375768185_2225238045 instagram

Кайт бэй каласына кергэндэ кошлар, балыклар, рептилиялэр музее

27 days ago 2
2159470752171477021_2225238045 instagram

Кайт бэй каласы. Монда йоргэндэ граф Монте Кристо киносы искэ тошэ

27 days ago 2